Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Март
2023

Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Оренбург өлкәсендә 10 концерт бирәчәк

0
Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Оренбург өлкәсендә 10 концерт бирәчәк

13-23 март көннәрендә Татарстан Республикасы җыр һәм бию ансамбле Оренбург өлкәсендә 10 концерт бирәчәк. Ансамбль өлкәнең авыл һәм шәһәрләрендә «Без бергә» концерт программасын тәкъдим итәчәк.

«Чаралар «Без – Россия» федераль программасы кысаларында РФ Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль-концерт планы нигезендә уздырыла. Программа «Росконцерт» федераль дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе тарафыннан гамәлгә ашырыла», - дип хәбәр итә дәүләт ансамбленең матбугат үзәге.

Татарстан коллективы гастрольләр турын 13 мартта Александровка авылындагы концерт белән ача. Алга таба ТР Дәүләт ансамбле көн саен (18 марттан тыш) Оренбург, Татар Каргалысы, Сарыкташ, Орск, Сорочинск, Бозаулык шәһәрләрендә, Плешаново, Әсәкәй авылларында концертлар бирәчәк. Турне Абдулла шәһәрендә 23 мартта чыгыш ясау белән тәмамланачак.

«Күп еллар дәвамында безнең коллектив Оренбург өлкәсендә үз концертларын куймады. Без бу бушлыкны тутырырга, Оренбург өлкәсе шәһәрләре һәм авыллары буйлап зур гастрольләр белән чыгарга булдык», – дип ассызыклады ТР Дәүләт ансамбле директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Юрий Жуков.

Коллектив җитәкчесе сүзләренчә, «Без бергә» концерт программасы исеме очраклы гына сайланмаган. 2023 ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде, ә республика – татар, рус, чуаш, удмурт, мордва, марилар һәм 130дан артык милләт вәкилләре өчен уртак йорт.

«Әлбәттә, безнең программа, нигездә, татар җырларыннан һәм биюләреннән формалашкан. Без татар милли мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә аерым басым ясыйбыз, - дип билгеләп үтте Юрий Жуков. - Әмма безнең программа һәр милләт кешесенең күңеленә ятышлы. Без халык иҗатын аңлаешлы һәм гади итеп тәкъдим итәбез».

«Без бергә» программасына «Зөбәрҗәт» лирик татар җыры, «Весялуха» белорус биюе һәм «Субботея» дәртле рус биюенең күршелеге уникаль төсмер бирә. Ә «Тыпырдау» һәм «Себерчә» хореографик номерлары тамашачыларны Себер татарлары фольклоры белән таныштырачак. Моннан тыш, программага шулай ук мордва фольклоры, хәтта Мексика һәм Куба халык җырлары кергән», - дип программа белән таныштыра оештыручылар.

Программаны Россия халыклары бердәмлегенә һәм аларның уникаль фольклорына нигезләнгән «Дуслык» вокаль-хореографик композициясе тәмамлый. Тәнәфесне исәпкә алып, концерт 2 сәгать 30 минут дәвам итә.

Оренбург өлкәсендә концертлар графигы:

13 март, 19:00 – Оренбург өлкәсе, Александровка авылы, Оренбург өлкәсенең Александровка районы, Мәдәни-ял үзәге, Рощепкин ур., 11;

14 март, 19:00 – Оренбург өлкәсе, Оренбург шәһәре, «Газовик» мәдәният һәм спорт сарае, Чкалов ур., 1;

15 март, 20:00 – Оренбург өлкәсе, Татар Каргалысы авылы, Татар Каргалысы авылы мәдәният йорты, Комсомольск ур., 9;

16 март, 19:00 – Оренбург өлкәсе, Сарыкташ бистәсе, «Сарыкташ бистәсенең район ял үзәге», Завод тыкрыгы, 4;

17 март, 18:00 – Оренбург өлкәсе, Орск шәһәре, Нефтехимиклар мәдәният сарае, Ленин проспекты, 41;

19 март, 18:00 – Оренбург өлкәсе, Сорочинск шәһәре, «Үзәк мәдәният йорты») Чапаев ур., 21;

20 март, 19:00 – Оренбург өлкәсе, Бозаулык шәһәре, «Машина төзүче» мәдәният йорты, Ленин ур., 60;

21 март, 19:00 – Оренбург өлкәсе, Плешаново авылы, Оренбург өлкәсенең Кызыл Гвардия районы мәдәният йорты, Тынычлык урамы, 7;

22 март, 19:00 – Оренбург өлкәсе, Әсәкәй авылы, Оренбург өлкәсенең Әсәкәй районы мәдәният йорты, Яр буе урамы, 13а;

23 март, 19:00 – Оренбург өлкәсе, Абдулла шәһәре, «Юбилейный» район мәдәният йорты, Ленин ур., 14а.





Губернаторы России
Москва

Собянин рассказал о развитии Москвы на ПМЭФ   





Москва

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Отделение СФР по Москве и Московской области в текущем году компенсировало стоимость полиса ОСАГО более 600 жителям региона


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин: 15 июня начинается самый масштабный сезон фестиваля «Усадьбы Москвы»



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Баста

Басте пришлось идти пешком по Октябрьскому мосту после конфликта с гаишниками




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Серебро «Кубка МЧС России по боксу» завоевал бердчанин Владислав Ефременко

12 июня в Оренбуржье пройдут мероприятия, посвященные Дню России

Альбина Мухаметзянова на ПМЭФ объявила о выходе сериала «Команда МАТЧ» в Казахстане


WTA

Теннисистка Андреева заявила, что хочет войти в топ-20 рейтинга WTA ради собаки



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Архангельск

Более 600 студотрядовцев станут участниками ежегодного межрегионального фестиваля «Сияние» в Архангельске



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России