Бөгелмәдә яшәүче баланың башына боз төшкәнннән соң җинаять эше ачылган
Бөгелмәдә яшәүче 11 яшьлек малайның башына офис бинасы түбәсеннән боз төшкән. Шуннан соң җинаять эше ачылган. Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий шул турыда хәбәр итте.
Бүген иртән Якупов урамындагы бина түбәсеннән боз төшкәч, бала имгәнә. Хәзерге вакытта ул хастаханәдә ята, малайның умыртка баганасына зыян килгән дигән шик бар.
Хәзерге вакытта тикшерүчеләр әлеге хәлнең сәбәпләрен ачыклый.