Казанда Россия Герое Дамир Гыйлемханов истәлегенә бокс буенча беренче турнир узды
7 мартта Казанда Су спорт төрләре сараенда Россия Герое Дамир Гыйлемханов истәлегенә бокс буенча беренче төбәкара турнир узды.
Ярышларда бокс клублары вәкилләре һәм Суворов училищесы тәрбияләнүчеләре катнашты. Бу – Т-72Б танкының герой экипажы (ефрейтор Дамир Гыйлемханов, өлкән лейтенант Дамир Исламов һәм рядовой Иван Цевун) хөрмәтенә аталган беренче бокс турниры. Ярышларда Россия Федерациясе Геройларының туганнары катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Мин мондый форматта турнирны традицион рәвештә үткәрергә кирәк дип саныйм. Бу безнең егетләрнең профессиональ үсешен арттыру өчен кирәк. Без бүген патриотлык, Ватанга мәхәббәт формалаштырырга тиешбез», – диде Татарстан Республикасы Бокс федерациясе президенты Сергей Игнатьев.
«Дамир профессиональ боксер түгел, ул үзе өчен тренажер залына йөргән. Без мәктәпкә аның исеме бирелүенә бик шат, ә хәзер аларның батырлыгы хөрмәтенә турнир үткәрелә. Кешеләрнең безнең балаларыбызның батырлыгын истә тотуы, хөрмәт итүе һәм кадерләве мөһим. Без улыбыз белән бик горурланабыз», — дип сөйләде Дамирның әнисе Ленария Гыйлемханова.