Махсус хәрби операция зонасында Казаннан видеооператор Аркадий Орешников һәлак булган
Махсус хәрби операция зонасына Казаннан үз теләге белән киткән видеооператор Аркадий Орешников батырларча һәлак булган.
Аркадий Татарстан башкаласында танылган видеограф иде. Ул 28 февральдә һәлак булган дип хәбәр ителә. «Татар-информ»га билгеле булганча, Орешников махсус хәрби операция зонасында дрон операторы булган һәм социаль челтәрләрдәге язылучылары өчен видеоматериаллар төшергән.
социаль челтәрләр
Аркадий Орешниковны бу шимбә көнне, 11 мартта, Мамадыш трактындагы «Курган» зиратына җирлиячәкләр.