Башкортстандагы Зирекле авылында «Мин татарча сөйләшәм» интерактив конкурсы узды
https://tatar-congress.org/
Татар язучысы, шагыйре һәм драматургы Ибраһим Абдуллинның туган ягында, Башкортстанның Шаран районындагы Зирекле авылында, «Мин татарча сөйләшәм» интерактив конкурсы узды.
Әлеге чараны Бөтендөнья татар конгрессының Шаран районы җирле бүлеге җитәкчесе Зәбир Салахов һәм Ибраһим Абдуллин исемендәге Зирекле авылы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сәгъдуна Сафина оештырдылар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Жюри әгъзасы буларак чакырылган Бөтендөнья татар конгрессының яшьләр белән эшләү комитеты вәкиле Алмаз Хәлиуллин бүгенге мәктәп укучыларына туган телне, милли мәдәниятне саклау һәм үстерү турында сөйләде.
Аннары шигърият фестивале узды - мәктәп укучылары, татар шигъриятен яратучылар, шагыйрь Әнгам Атнабаевның шигырьләрен сөйләделәр.
Чараның өченче өлешендә – «Мин татарча сөйләшәм» фестивалендә Ибраһим Абдуллин исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары арасыннан ике команда көч сынашты. Ике команда да татар телен язма һәм телдән яхшы белүләрен күрсәтте.
Бүләк итеп сәләтле укучыларга татар телендә китаплар тапшырылды, диелә хәбәрдә.