Укытучыларның намусын һәм абруен яклау турында закон проекты Дәүләт Думасына кертелде
«Россия Федерациясендә мәгариф турында»гы законга «педагогик хезмәткәрнең намусын һәм абруен яклау» принцибын өстәү турында закон проекты Дәүләт Думасына кертелде.
Инициативаның авторы - Дәүләт Думасының ЛДПРдан вице-спикеры Борис Чернышов. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.
Педагогик хезмәткәр һөнәренең мөһимлегенә һәм алыштыргысызлыгына карамастан, оператив җавап бирүне таләп итә торган кайбер проблемалар бар, дип билгеләп үтелә. Сүз укытучыларның шәхси тормышына тыкшыну һәм аларның гамәлләрен гаепләү омтылышлары турында бара, хәтта алар хокук бозмаса да, диелә аңлатма язуында.