Россия Иҗтимагый палатасында Татарстанны Тимур Какохо тәкъдим итәчәк
ТР Иҗтимагый палатасы утырышында Россия Иҗтимагый палатасы составына республика органы вәкилен сайладылар.
Әлеге вазифага Хокукый мәсьәләләр һәм иҗтимагый контроль комиссиясе җитәкчесе, Россия Юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты рәисе Тимур Какохо билгеләнде. Бу хакта республика Иҗтимагый палатасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Безнең төбәк проектлары коллегалар белән берлектә федераль дәрәҗәдә гамәлгә ашырылыр дип өметләнәм. Әлбәттә, норматив хокукый актларга, гамәлдәге кануннарга һәм закон проектларына экспертиза үткәрү белән шөгыльләнәчәкбез, аларга бөтен яктан һәм комплекслы рәвештә анализ ясаячакбыз», - диде Какохо.
Ул билгеләп үткәнчә, гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтүгә аерым игътибар биреләчәк.