Татарстан Милли музеенда Нәүрүз бәйрәмендә «карга боткасы» пешерергә өйрәтәчәкләр
14-26 мартта Татарстан Милли музеенда Нәүрүз бәйрәменә багышланган «Яз килә – язга юл» дип аталган бәйрәм программасы була. Музейга килүчеләрне квест, мастер-класс, халык уеннары һәм тәм-томнар көтә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Төрки халыкларда, зур казанда ботка яки пылау пешереп, язны бергәләп каршылау гадәте бар. Әлеге традиция Нәүрүз бәйрәменең нигезенә салынган, кунакларыбызга шул хакта сөйләргә телибез. 14-26 мартта музейда квестлар, экскурсияләр һәм мастер-классларны берләштергән бәйрәм программасы оештырыла. Аерым алганда, квестта катнашучылар музей экспозициясендә ботка өчен ингредиентлар эзләячәк. Шуннан соң ата-бабаларыбызның шушы ингредиентлардан ничек «карга боткасы» пешерүен беләчәк», - дип сөйләде ТР Милли музееның фәнни-экспозиция бүлеге хезмәткәре Миләүшә Хәйруллина.
Бәйрәм кунаклары шулай ук төрки халыкларда Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтү традицияләре белән таныша, халык уеннарында катнаша, мастер-класс кысаларында язның үз символын уйлап таба алачак. Соңыннан программада катнашучыларны тәм-томнар көтә.
14-26 мартта музейда Нәүрүз бәйрәменә багышланган күргәзмә дә оештырыла. Музей коллекциясендә сакланучы раритетлар бәйрәмнең традицияләре турында сөйләячәк, диелә хәбәрдә.