Казан урамында хатын-кызга һөҗүм итеп, сумкасын талап алган Магадан кешесен хөкем иттеләр
Казанда 35 яшьлек Магадан кешесенә хөкем карары чыгарылды. Суд ир-атны кеше талауда гаепле дип тапты. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Ачыкланганча, узган елның 9 октябрендә Казанның Адоратский урамында ул хатын-кызга һөҗүм иткән һәм аның кыйммәтле сумкасын талап алган, сумкада акча һәм шәхси әйберләр булган. Зыянның күләме 117 мең сум тәшкил иткән.
Суд ир-атка карата хөкем карары чыгарды. Ул 4,5 ел гомерен катгый режимлы колониядә үткәрәчәк.