Си Цзиньпин тарихта беренче тапкыр өченче срокка яңадан Кытай рәисе итеп сайланды
Бөтенкытай халык вәкилләре җыены депутатлары Си Цзиньпинны бертавыштан Кытай Халык Республикасы рәисе итеп сайлады. Бу аның өчен өченче бишьеллык срок булачак, бу – ил тарихында беренче шундый тәҗрибә. Аны шулай ук Кытай Халык Республикасы Үзәк хәрби советы рәисе вазифасына да яңадан сайлап куйдылар. Бу хакта «Синьхуа» агентлыгы хәбәр итә.
Дәүләт башлыгын сайлаулар бүген иртән 14нче чакырылыш Бөтенкытай халык вәкилләре җыены беренче сессиясенең өченче пленар утырышында яшерен тавыш бирү ярдәмендә узды. Анда барлыгы 2972 кеше катнашты. Дәүләт Советының беренче вице-премьеры Хань Чжэн Кытай Халык Республикасы рәисенең урынбасары булды, Чжао Лэцзи яңадан 14нче чакырылыш Бөтенкытай халык вәкилләре җыены Даими комитеты рәисе итеп сайланды.
Искәртеп узабыз, Си Цзиньпин 2013 елның 14 мартында 12нче чакырылыш Бөтенкытай халык вәкилләре җыены сессиясендә беренче тапкыр Кытай Халык Республикасы рәисе итеп сайланган иде. Ә 2018 елның 17 мартында 13нче чакырылыш Бөтенкытай халык вәкилләре җыены сессиясендә ул икенче бишьеллык срокка яңадан сайланды.