Миңнеханов белән Шульгинов Татарстанда энергетика объектларын үстерү турында фикер алышты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Энергетика министрлыгы башлыгы Николай Шульгинов белән очрашты. Татарстан Республикасы җитәкчесенең матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.
«Эшлекле очрашуда шулай ук Россия Дәүләт Думасының Контроль комитеты рәисе Олег Морозов катнашты. Әңгәмә барышында Татарстанның ягулык-энергетика комплексын үстерү турында фикер алыштылар», — диелә хәбәрдә.
Яклар республиканың электр энергетикасы тармагы эше, аерым алганда, төбәктә генерацияләнү куәтләрен модернизацияләүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында сөйләште.
Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Бүген ул Россия Төзелеш министрлыгы башлыгы Ирек Фәйзуллин белән очрашуда катнашты.