Татарстанда боз кичүләре ябыла
Татарстан Республикасында өч боз кичүе ябыла. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.
Көннәр җылыту сәбәпле, боз ватылырга мөмкин, диелә хәбәрдә. Бүген, 10 март көнне, 16.00 сәгатьтә Кама елгасының Мамадыш районындагы өлешендә боз кичүе ябылды.
13 мартта көндез «Аракчино – Югары Услон» һәм «Яшел Үзән – Түбән Вязовые» боз кичүләре ябылачак.
Министрлыкта шулай ук җылыну аркасында бозда ерганаклар барлыкка килүен билгеләп үттеләр. Боз көпшәкләнә бара һәм ул кешенең авырлыгын күтәрә алмый торганга әверелә. Балыкчылар һәм балалар куркыныч янаган төркемгә керә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Юрий Венедиктов Татарстанда яшәүчеләргә мөрәҗәгать итте. Ул кече елгаларның өске агымында боз эрү процессы башлануын, күп кенә ерганаклар барлыкка килүен әйтте. Бигрәк тә Казансу елгасында.
Шуңа күрә боз өстендә чаңгыда йөрү куркыныч, боз сукмакларыннан файдаланырга ярамый. Бигрәк тә Түбән Кабан күлендә һәм башка сулыкларда.