Татарстанда узган тәүлектә 177 кеше Covid-19 йоктырган
Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны бераз кимегән. Бүгенге көндә Covid-19 йоктыруның 177 очрагы расланган, алдагы тәүлектә 182 очрак булган. Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматлары шуны күрсәтә.
47 авыручыны хастаханә шартларында дәваларга кирәк булган, алдагы көндә 26 кешене хастаханәгә салганнар. Пандемия башланганнан бирле Татарстаннан барлыгы 200170 кеше коронавирус йоктырган.
Гомумән алганда, бу авырудан республикада яшәүче 196693 кеше савыккан, шул исәптән соңгы тәүлектә 253 кеше сәламәтләнгән. Бер көн элек 279 авыруның ковидтан терелүе турында билгеле булган.
Республикада ковидтан дип рәсми танылган үлемнәрнең гомуми саны элеккечә – 2010. Соңгы тапкыр үлем турында мәгълүмат 20 гыйнварда теркәлде.
Гомумән алганда, Россиядә коронавирус йоктыручылар саны көненә 12241 кешегә арткан. 14481 пациент сәламәтләнгән. Covid-19 белән 1594 авыру хастаханәгә озатылган. Бу авырудан вафат булган дип 42 кеше теркәлгән.