Татарстан буенча Социаль фонд башлыгы пенсия турында: Ансыз дәүләт булмый
Киләчәктә пенсия түләүне туктату турында сөйләшүләрнең бернинди дә нигезе юк. Бу хакта «Татарстан 24» телеканалындагы «Галстуксыз интервью» программасында Россия Пенсия һәм социаль иминият фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин белдерде.
«Әлбәттә, [пенсия] булачак. Бу һичшиксез. Ул социаль түләү, ансыз дәүләт булмаячак», – дип белдерде Вафин.
Татарстан буенча Социаль фонд башлыгы алып баручының соравына шулай дип җавап бирде. Алып баручы аннан хезмәт хакын конвертта алучыларның пенсиягә өметләнүе мәгънәсез дигән фикерне кире кагуны сорады, чөнки пенсия яше җиткән вакытка «бернәрсә дә булмаячак».
«Безнең төп максат – буыннар арасындагы бәйләнеш, үзара ярдәм. Ата-аналар балаларын кайгырта, ә дәүләт безнең турында», – дип өстәде Эдуард Вафин. Ул пенсия системасы булуның мәгънәсен шулай аңлавын белдерде.