Петербург Җәмигъ мәчетендә беренче тапкыр гыйбадәт кылуның 110 еллыгын бәйрәм итәләр
Санкт-Петербург мәчетендә беренче тапкыр гыйбадәт кылуның 110 еллыгына багышланган чара була. Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы шул турыда хәбәр итә.
Очрашу 15 март көнне уза. Ул 10.00 сәгатьтә башлана.
Чарада «Россия мөселманнарының роле: тарих һәм преспетива», балалар өчен Коръән укучылар бәйгесе була, бәйрәм табыны оештырыла.
Санкт-Петербург Җәмигъ мәчетенең адресы: Кронверк проспекты, 7 йорт.