Рөстәм Миңнеханов профильле хезмәтләргә язгы ташу вакытына әзерләнергә кушты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәте Йортында узган традицион республика киңәшмәсендә түбәләрдән боз төшерүне контрольдә тотуны көчәйтергә һәм язгы ташу вакытына әзерләнергә кушты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, яз килү белән гражданнарның иминлеген тәэмин итүгә бәйле сезонлы мәсьәләләр актуаль була. Беренче чиратта бу – күп фатирлы йортларның һәм башка биналарның түбәләреннән кар һәм боз төшерү. Һәр ел саен түбәләрдән кар төшү сәбәпле кешеләр, шул исәптән балалар да имгәнә. Моннан тыш, транспорт чараларына да зыян килә.
Татарстан Республикасы Рәисе сүзләренчә, календарь буенча яз башланганнан бирле «Инцидент менеджмент» системасы бу темага мөрәҗәгатьләрнең күп тапкыр артуын теркәгән. Әгәр февральдә социаль челтәрләрдә шундый 25 хәбәр урнаштырылган булса, мартның ун көнендә 83 хәбәр теркәлгән. Бөгелмә, Баулы, Лениногорск һәм Яшел Үзән районнарында яшәүчеләр еш кына шундый проблемага зарлана.
Аерым алганда, Бөгелмәдә ике җитди вакыйга булды: 5 март көнне анда яшәүче өч кеше кар массасы төшү корбаны була язган, ә 9 мартта 11 яшьлек малай өстенә боз кисәге төшкән.
«Биналарның хуҗалары бар, алар бу эш өчен җаваплы. Бу вакыйгалар – милекчеләрнең объектларны тоту буенча йөкләмәләргә карата җавапсыз, ваемсыз мөнәсәбәте, шулай ук җирле хакимиятләр һәм күзәтчелек органнары тарафыннан җитәрлек контроль булмау нәтиҗәсе», – диде Миңнеханов.
Моннан тыш, язгы ташу вакытында юл инфраструктурасы объектларын, күперләрне, кайбер торак пунктларны һәм микрорайоннарны су басу ихтималы бар, дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе. Шуңа бәйле рәвештә, ул Татарстан Республикасы Транспорт министрлыгына су үткәрү торбаларын һәм күпер асты киңлекләрен вакытында чистартуны тәэмин итәргә кушты.
«Муниципалитет башлыкларына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләре белән берлектә су басуларны кисәтү һәм бетерү өчен техника һәм ресурсларның әзерлеген тәэмин итәргә кирәк. Кирәк булганда – су басу зоналарыннан халыкны вакытлыча күчереп урнаштыру өчен урыннар оештырырга», – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай гидротехник корылмаларның иминлеген тәэмин итү чараларын күрүне таләп итте.