Төркиядә президент сайлау көне расланды
Төркиянең Югары сайлау комиссиясе президент сайлау көнен раслады – 14 май. Бу датаны Президент тәкъдим иткән иде. Әлеге карар илнең Рәсми газетасында (Resmi Gazete) басылып чыкты. «РИА Новости» шул турыда яза.
Кичә, җомга көнне, Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган гомуми сайлауларны 14 майга билгеләү турында карарны имзалады.
«Безнең комиссия бертавыштан 14 майны президент һәм парламент сайлаулары датасы буларак раслау өчен тавыш бирде. Президент сайлавының икенче туры, кирәк булса, 28 майга билгеләнгән», – диелә газетада чыккан комиссия карарында.
«Республика альянсы»ннан кандидат булган Эрдоганның оппоненты – оппозицион «Халык альянсы» кандидаты, Халык-республика партиясе лидеры Кемаль Кылычдароглу, диелә хәбәрдә.