Марат Хөснуллин Таҗикстан белән хезмәттәшлек комиссиясенең Россия өлеше җитәкчесе булды
Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин Таҗикстан белән икътисади хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссиянең Россия өлеше җитәкчесе итеп билгеләде. Бу хакта ул үзенең телеграм-каналында хәбәр итте.
«Михаил Мишустин карары белән Таҗикстан белән икътисади хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссиянең Россия өлеше җитәкчесе итеп билгеләндем. Ул безнең партнер, аның белән үзара бәйләнешне арттырачакбыз», – дип билгеләп үтелә хәбәрдә.
Исегезгә төшерәбез, үткән атнада Россия делегациясе Таҗикстан Республикасында булды, анда берничә сөйләшүдә катнашты. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин җитәкчелегендәге делегация составына шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та керде.