Болгарда Татар федераль милли-мәдәни автономиясе советы утырышы башланды
Бүген Болгарда Татар федераль милли-мәдәни автономиясе советы утырышы башланды. Җыенга Россиянең 43 төбәгеннән 97 делегат килде.
Автономия 25 ел дәвамында эшчәнлек алып бара. Аның составына 38 региональ һәм 7 җирле автономия керә. Утырыш барышында составка тагын бер оешма – Хабаровск милли-мәдәни автономиясе – өстәлде, дип хәбәр итте оештыручылар.
Автономиянең рәисе Илдар Гыйльметдинов әйтүенчә, 25 ел элек нигез салынган оешма бүген дә актив эшли. «Әйтергә кирәк, без Россия күләмендә иң зур милли оешмаларның берсе һәм шушы вакыт дәвамында гел үсеш юнәлешендә бардык. Автономия барлыкка килгәндә дистәдән артык оешма керә иде, бүген аларның саны 50гә якын. Бу - регионнардагы татарларының активлыгын, татар милләтен үстерүгә көч куярга әзерлеген дәлилли", – диде ул.
Исегезгә төшерәбез, Милли-мәдәни автономиянең беренче рәисе 1998-2002 елларда Индус Таһиров, 2002-2007 елларда Римзил Вәлиев булды. Илдар Гыйльметдинов 2007 елдан бүгенге көнгә кадәр рәис булып тора.