Миңнеханов Хөсәен Ибраһим Таха белән KazanForum турында сөйләште
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаре Хөсәен Ибраһим Таха белән очрашты. Бу хакта Татарстан җитәкчесе Телеграм-каналында сөйләде.
«Бүген безнең делегацияне Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаре Хөсәен Таха әфәнде җылы кабул итте. «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара форумы турында фикер алыштык. Илебез Президенты [Владимир Путин] карары белән ул федераль булды. Алга таба да Россиянең Ислам дөньясы белән мөнәсәбәтләрен ныгыту өстендә эшләячәкбез!» - диелә хәбәрдә.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Ислам хезмәттәшлегенең төрле структуралары белән эшләве турында сөйләде. Алар - ислам үсеш банкы, мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча оешма, яшьләр форумы, Ислам дөньясы фәннәр академиясе һәм башкалар. Ул KazanForum кысаларында 200ләп чара узачак, дип өстәде һәм әңгәмәдәшне форумның мәртәбәле кунагы булырга чакырды.
«Бу (Россиянең Ислам хезмәттәшлеге оешмасына керүе) илебезнең мөселман дөньясы белән мәдәни-цивилизацион якынаю процессына этәргеч бирде. Стратегик күзаллау төркеменең киләсе утырышын нәкъ менә Малайзиядә уздырырга планлаштырабыз», - диде Татарстан Рәисе.
Хөсәен Таха искәрткәнчә, узган ел ул Россиядә булган. Аның фикеренчә, сәфәр бик уңышлы булган. «Иншаллаһ, сезнең форумга киләм. Без сезнең белән тугандаш халык һәм һәрвакыт сезгә ярдәм итәчәкбез», - диде ул.
Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре белән Россия Федерациясенең икътисади хезмәттәшлеге турында да аерым фикер алыштылар.
«Татарстан мисалында без Ислам бизнесы белән хезмәттәшлекнең гамәли механизмнарын җайга салырга омтылабыз. Ислам икътисадын үстерү өлкәсендә зур перспективалар ачыла. Аерым алганда, хәләл ризык, хәләл туризм, хәләл медицина индустриясе үсеш ала», - дип санап үтте Рөстәм Миңнеханов.
Ул ассызыклаганча, Татарстан мөселман дәүләтләре белән сәүдә-икътисади, мәдәни, гуманитар элемтәләрне киңәйтүгә зур игътибар бирә.