Наил Мәһдиев: Шартлау сәбәпле, зыян күргән йортта яшәүчеләрнең барысына да ярдәм итәбез
Бүген Чаллы мэры Наил Мәһдиев шартлау булган йортны карады. Бу хакта «Татар-информ»га автошәһәр мэриясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Агентлык хәбәр иткәнчә, шартлау аркасында 17 катлы йортта 21 яшьлек егет һәлак булганнан соң җинаять эше ачылган. Шартлау бер фатирдагы тәрәзәне һәм ишекне җимергән, шулай ук лифтка һәм йорт конструкциясенә зыян килгән.
Бу йортта яшәүчеләрне вакытлыча эвакуацияләделәр, 53нче мәктәпнең спорт залында аларга кайнар ризык әзерләделәр, өлкән кешеләрне һәм инвалидларны подъезд янында автобуслар көтеп тора иде, аларга кайнар чәй тәкъдим иттеләр. Бүген иртән алар үз фатирларына кайтты.
Наил Мәһдиев сүзләренчә, авария һәм коткару хезмәтләре кыска вакытта фаҗига урынына килеп җиткән. Хәзер хокук саклау органнары тикшерү эшләре алып бара. Моннан тыш, иртәдән урында төзелеш оешмасы вәкилләре эшли.
Лифтларны ремонтлаучы белгечләр хәбәр иткәнчә, ишекне ремонтлап булмаячак, ә алыштырырга кирәк була. Лифтның үзенә зыян килмәгән, әмма шахтага төшкән ишек аның механизмына бераз зыян китергән. Хәзерге вакытта бу йортта яшәүчеләр икенче лифтан файдалана ала. Йөк ташый торган лифт, яңа запас частьлар кайткач, ремонтланачак.
«Зыян килгән фатирларның ишекләрен алыштырырга, конструкцияләрне торгызырга кирәк. Муниципалитет хәл итәргә тиешле мәсьәләләр бар, без аларны оператив рәвештә карыйбыз. Без сыйфатлы төзелеш экспертизасы үткәрәбез һәм торгызу эшләренә керешәбез. Шартлау аркасында зыян күргән 10 катта яшәүчеләрнең барысына да ярдәм күрсәтеләчәк», - дип сөйләде Наил Мәһдиев.