Рифат Сәлах себер татарларын аерым халык дип тану турында: Көрәшмәсәк, юкка чыгарачаклар
Шагыйрь, Татарстан китап нәшрияты мөхәррире Рифат Сәлах Мәскәү һәм Татарстан галимнәренең Себер диалекты татар теленең бер өлеше булып караламы яисә ул аерым бер телме дигән бәхәсләшүенә үзенең фикерен җиткерде. Бу хакта ул Интертат сайтының «В контакте» аккаунтында барган туры эфирында әйтте.
«Татарлар көрәшмичә яши алмый, безнең язмышыбыз шундый, көрәшмәсәк, безне юкка гына чыгарачаклар. Мәскәүнең максаты безне, ягъни татарларны, таркатырга тырышу булса да, безгә бердәм һәм нык калып, бер халык булып яшәү мөһим. Мин үзебезнең бөтен төрки кардәшәләрне бер милләт исеме астына берләштерер идем. Безнең бит җырлар, йолалар, динебез – бер. Без бер-беребезгә терәк булып торабыз», – диде ул.
Рифат Сәлах Себер татарларының һәм Казан татарларының телләре охшаш булуын искәртә.
«Себердән килгән кардәшләребез белән укыгыныбыз да бар, Бөтендөнья татар конгрессына да килеп торалар. Аларның фикер йөртүе дә, телләре дә безнекеннән аерылмый. Дөрес, Себер татарлары кыргыз һәм казах теленнән кергән сүзләрне күп куллана. Ләкин бу үзенчәлек белән генә аерым тел ясап булмый. Әгәр дә бүлә башласак, һәр авылда үзенчәлекле сөйләм бар. Бу бары тик таркату. «Таркат һәм идарә ит» дигән принципка карау гына», – ди ул.
Рифат Сәлах фикеренчә, галимнәр себер татарларының безнең белән бер милләт булуын фәнни нигезләргә тиеш.