Иртәгә Казанда XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены башлана
13 мартта XI Бөтенроссия атар авыллары эшмәкәрләре җыены башлана. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быел аңа Россия Федерациясенең 40 төбәгеннән, шулай ук Татарстаннан 500дән артык кече бизнес вәкиле һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыела. Өч көнлек программада күргәзмә-ярминкә, пленар утырыш, шулай ук Чувашия Республикасына сәфәр планлаштырыла.
Эшмәкәрләр 13 мартта җыенда очраша. Шул ук көнне Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Мәхмүт Галәүнең «Мөһаҗирләр» романы буенча спектакль премьерасы тәкъдим ителә.
Программаның икенче көнендә җыенда катнашучылар Чувашия Республикасының Батыр районы Шыгырдан авылында, Комсомол районының Урмай һәм Тукай авылларында булачак. Биредә алар Чувашиянең татар авылларының комплекслы үсеше белән таныша һәм татар авыл эшмәкәрләренең хуҗалыкларында була ала. Бу сәфәр эшмәкәрләргә эш тәҗрибәсе белән танышырга һәм эшлекле элемтәләр урнаштырырга ярдәм итәчәк.
Шул ук көнне Казанда «Тандем» сәүдә-күңел ачу үзәгендә Россия гражданлык авиациясе пилоты, Россия Федерациясе Герое Дамир Йосыпов белән очрашу була һәм «На солнце, по рядов кукурузы» фильмын күрсәтелә.
15 мартта «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында җыенның пленар утырышы узачак. Шулай ук биредә Россия төбәкләрендә җитештерелгән продукция һәм халык кәсебе товарлары күргәзмә-ярминкәсе оештырыла. Күргәзмәдә берничә юнәлеш тәкъдим ителә. Алар - милли кием, милли ашлар, милли сувенирлар, сәламәт яшәү рәвеше, авыл хуҗалыгының техник юнәлешләре, татар брендлары һ.б.