«Апуш» балалар театры студиясе беренче туган көнен бәйрәм итә
«Апуш» балалар театры студиясе филиаллары Казанның өч мәдәният үзәгендә эшли. Бер ел эчендә студиянең өч филиалы дүрт спектакль чыгарган.
«Казанда «Апуш» балалар театры студиясе эшли башлаганга бер ел булды. Беренче дәресләр «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә үткән ел 9 мартта башланып китте. Студия алдына балаларда татар теленә мәхәббәт тәрбияләү һәм татар телен популярлаштыру максаты куелды», – диде «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә студия җитәкчесе Алия Фәйзрахманова.
Ул «Апуш»ның бер еллыгын зур вакыйга дип атады.
«Казанда профессионаллар укыта торган театраль студияләр барлыкка килүгә шатланырга кирәк. Безнең студиягә бик сәләтле балалар килде. Алар татарча миннән яхшырак беләләр. Алар гаиләдә дөрес тәрбия алган балалар. Искиткеч эчке ирек бар аларда», – дип сүзгә кушылды Татарстанның халык артисты, педагог Зөлфия Вәлиева.
Балалар актерлык осталыгы, сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте һәм вокал дәресләре ала. Һәр филиалда балаларны дүрт остаз укыта. Кастинга 9 – 15 яшьлек балалар чакырылса да, студиягә 7-8 яшьлек сәләтле балалар да алынган.
Оештыручылар «Чулпан» мәдәният үзәге өчен өстәмә кастинг уздырырга җыена. Шушы бер ай эчендә ун бала сайлап алыначак. Әлегә аның вакыты билгеле түгел. «Чулпан» мәдәният үзәге мюзикл юнәлешендә эшли, шунлыктан баланың җырга сәләтенә аерым игътибар биреләчәк.
Бүген «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Апуш»ның туган көненә багышланган чара була. Ул 17.00 сәгатьтә башлана.