Татарстан белгечләре «Хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласын кую турында фикерләрен белдерде
Татарстан белгечләре Казанда Төньяк тимер юл вокзалы янында «Хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласын куюны шәрехләде. Аларның фикерләре «Эксперт клубы» сайтында чыкты.
«Стела урнаштыру - өлкән буынның хезмәт батырлыгына хөрмәт күрсәтү, Җиңү хакына эшләгән тыл ветераннарының һәм күпсанлы предприятиеләрнең казанышларын тану. Казан халкы бу исем белән горурлана», - дигән Казан федераль университеты доценты, Татарстан һәм Россия Иҗтимагый палаталары әгъзасы Мөнир Гафиятуллин.
Җәмәгать эшлеклесе быел махсус «Казан - хезмәт батырлыгы шәһәре» экскурсия маршрутының төзелүенә игътибарны юнәлтте. Маршрут үз эченә 8 объектны ала. Ул шулай ук Бөек Ватан сугышы елларында Казан предприятиеләре эшчәнлеге һәм ТАССР башкаласында булган госпитальләр турында искә төшерде. Аларда Кызыл Армиянең 334 мең сугышчысы һәм командиры булган.
Дәүләт Думасының Контроль комитеты рәисе, түбән палатада Татарстан парламентын тәкъдим итүче Олег Морозов, үз чиратында, Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирүне республика тормышында гына түгел, ә тулаем ил тормышында мөһим вакыйга дип атады.
Морозов моннан бер ел элек Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның «Хезмәт батырлыгы предприятиесе» дигән яңа республика исемен гамәлгә кую турында карарны имзалавы турында да әйтте. Аны «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә зур өлеш керткән өчен» 14 предприятие алды.