Касыйм татарларының тарихи шәҗәрәсенә багышланган китап чыкты
“Касыйм татарларының тарихи шәҗәрәсе. Брундуковлар. Будаевлар. Дәвишевлар. Девликамовлар. Морза Енбаевлар. Рамазановлар” китабы дөнья күрде.
Әлеге хезмәт Брундуковлар нәселенең килеп чыгышы һәм тарихына багышланган. Ләкин бу гади шәҗәрә түгел. Китапта татар тарихында әһәмиятле урын тоткан нәселләрнең тәфсилле тарихы бирелә, дип хәбәр итте оештыручылар.
Китапның авторлары: Али Брундуков һәм Юрий Ермолаев.
“Без – атаклы морзалар нәселеннән. Нәселебездә Мәскәүдәге татар бистәсе старосталары, имам һәм шәехләр, Касыйм ханнары хәрәбәләре сакчылары, ахун һәм мәгърифәтчеләр, сәүдәгәрләр күп”, - диелә китапның аннотациясендә.
Хезмәттә Брундуковлар нәселенең төрле гасырлардагы тарихы бирелә.
“Китапның презентациясе Касыйм шәһәрендә 31 март көнне узачак. Презентация вакытында шулай ук Касыйм татарларының милли киеме, әлеге төбәк татарларыннан җыелган китаплар күргәзмәсе дә оештырылачак” – дип белдерде Рязань өлкәсе милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Бикуев.