Иваново өлкәсе мөфтиенә Россия Президенты Администрациясенең Рәхмәт хаты тапшырылды
https://dsmr.ru/
Иваново өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясенең мактаулы рәисе, Иваново өлкәсе мөфтие Фәрит Ляпинга Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары, Россия Федерациясе Президенты каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр буенча совет Президиумы рәисе Магомедсалам Магомедов исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды. Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы шул турыда хәбәр итә.
Ляпинга Рәхмәт хаты «Россия Федерациясенең дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыруда актив катнашканы өчен» бирелде. Бүләк Болгарда Татар федераль милли-мәдәни автономиясе съездында тапшырылды.
Рәхмәт хатын РФ Президентының Эчке сәясәт буенча идарәсенең дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты башлыгы урынбасары Алмаз Фәйзуллин тапшырды.