Казан консерваториясе Кытай студентлары концертына чакыра
16 мартта Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында Казан консерваториясенең Кытай Халык Республикасыннан килгән студентлары чыгыш ясаячак. «Музыкаль котлау хатлары» концерты 18:30 сәгатьтә башлана.
«Казан дәүләт консерваториясе халыкара танылу алган, Кытайда ул аеруча югары бәяләнә: консерваториядә Кытай Халык Республикасыннан студентлар саны елдан-ел арта. Казанда укыганда, Кытай студентлары дөнья музыка осталыгы серләрен үзләштереп кенә калмый, рус һәм татар музыкасын башкаручыларга да әверелә», дип хәбәр итә Казан консерваториясенең матбугат үзәге.
Ректор, профессор Вадим Дулат-Алиев инициативасы белән Казан консерваториясе быел беренче тапкыр Кытай студентларының махсус концертын С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы сәхнәсендә үткәрә.
Концерт программасында, Россия һәм Кытай композиторлары әсәрләре белән беррәттән, Кытай халык җырлары һәм традицион инструменталь музыка үрнәкләре яңгыраячак. Тамашачы яшь җырчыларны һәм арфада, бәрмә уен коралларында, флейтада, гобойда, кларнетта, фортепианода, виолончельдә башкаручы музыкантларны тыңлый алачак.
Концертта Казан консерваториясенең профессор Ринат Халитов җитәкчелегендәге Tatarica татар халык уен кораллары оркестры да катнаша.
«Оркестрга кушылып рус һәм кытай операларыннан арияләр яңгыраячак. Студентлар Антонио Вивальди, Камил Сен-Санс, Ференц Лист, татар композиторлары Сара Садыйкова, Ренат Еникиев, Рөстәм Яхин һәм башкаларның әсәрләрен башкарачак. Кытай халык җырлары һәм кытай композиторларының әсәрләре программага үз милли төсмерен кертәчәк. Концертның бизәге булып традицион кытай уен коралы – эрху (ике тимер кыллы борынгы уен коралы) яңгырар», - дип билгеләп үтте консерваториянең иҗади эшчәнлек һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча проректоры Елена Хәкимова.
Концертны Казан консерваториясе оештыра һәм тамашачыларны чакыра. Билетлар сатыла.