Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Март
2023

Васил Шәйхразыев: Эшмәкәрләр, татар халкы махсус хәрби операциягә бик нык ярдәм итә

0
Васил Шәйхразыев: Эшмәкәрләр, татар халкы махсус хәрби операциягә бик нык ярдәм итә

Васил Шәйхразыев татарлар тиз арада оешып, бер-берсенә илнең төрле почмакларыннан ярдәм итә алуын сөйләде.

Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев татар эшмәкәрләре, татар халкы махсус хәрби операциягә бик нык ярдәм итүен белдерде.

«Безнең һәр өлкәдә, районда, авылда татар эшмәкәрләре, татар халкы бик нык ярдәм итә. Бөтен яктан да. Бияләй бәйлибезме, мичләр ясыйбызмы, ашарга алып барабызмы. Шул ук вакытта без бер-беребез белән элемтәдә торабыз», - диде Васил Шәйхразыев XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында.

Васил Шәйхразыев татарлар тиз арада оешып, бер-берсенә илнең төрле почмакларыннан ярдәм итә алуын сөйләде һәм бер кызыклы мисал китерде. Сахалиннан махсус хәрби операциягә озатылган егетләрнең самолеты Волгоградка төшә. Сахалин татарлары Милли шура рәисенә шалтыратып, егетләрне ризык белән тәэмин итүдә ярдәм сорый.

«Без мөфтияткә чыктык та, мөфтият тиз генә 500 кешене ашатты. Солдатлар аларга рәхмәтләр әйтеп калды. Бу изге эш. Без аны дәвам итәбез. Россия президенты Владимир Путинның карарын хупладык. Бүгенге көндә тизрәк тынычлык, безнең яктан җиңү җитсен дип, эшне дә эшлибез, дога да кылабыз», - диде Васил Шәйхразыев.

Милли шура рәисе махсус хәрби операция темасын Пермь крае Барда районы эшмәкәре Физия Акбашева чыгышыннан соң күтәрде. Татар халык милли ризыклары пешерү буенча үз оешмасын булдырган Физия Акбашева уңышлары турында сөйләде, махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыюда өлеш кертүен җиткерде.

«Без Барда округының социаль әһәмиятле тормышында да актив катнашабыз, килгән кунакларны пешкән чәк-чәкләр, татлы ризыклар белән сыйлыйбыз, гореф-гадәтләребезне саклап яшибез. Ел саен Сабантуйларда, бәйрәмнәрдә районыбызның мәдәни үзенчәлекләрен күрсәтәбез. Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыюдан читтә калмадык. Без, хатын-кызлар, оекбашлар бәйләп, азык-төлек, җылы өс киеме җыеп җибәрәбез. Ир-егетләребезнең, яклаучыларыбызның кәефләрен күтәрергә тырышабыз. Мәчетләребездә алар өчен дога кылабыз», - диде Физия Акбашева.

Физия Акбашева 20 ел элек әнисе җитәкчелегендә икмәк һәм чәкчәк пешерү цехын ачып җибәргән булган. Хәзер бу эштә аның ике кызы һәм ике кияве катнаша. Аларның производстволары үскән, 15 кешене эш белән тәэмин итәләр.

«Борынгы рецептлар буенча татар милли ризыкларын әзерлибез. Зур күләмдә һәм авызда эреп тора торган чәк-чәк пешерәбез. Чәк-чәк әзерләү өчен үзебездә җитештерелгән сыйфатлы бал сатып алабыз. Үзебездә үскән җиләк-җимешләр белән заказга тортлар, бәлешләр пешерәбез. Хәзер җитештерә торган продукция атнага бер тоннадан артып китә», - диде эшмәкәр.

Физия Акбашева оешмасы чәк-чәк җитештерү буенча Пермь краенда лидерлар рәтенә кергән. Алар 2009 елдан бирле Барда районының сәүдә челтәрләре белән хезмәттәшлек итә, ә 2011 елдан бирле продукцияләре Пермь крае һәм Свердловск өлкәләрендә сатыла.





Губернаторы России
Москва

Собянин: Московскому метрополитену исполнилось 89 лет





Москва

Дмитрий Бикбаев готовит премьеру театрального проекта, основанного на личных переживаниях


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин сообщил о планах благоустройства на северо-востоке Москвы



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Баста

Племя Гунны: рэпер из США в меланхолии, наш Баста — в музлитературе




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Полезные приложения для поклонников спортивной ходьбы

В Подмосковье сотрудники ОМОН «Русич» Росгвардии приняли участие в церемонии открытия соревнований по дзюдо среди детей и подростков

Звезды спорта. Кто они такие и почему их так называют?


Уимблдон

«Подача на победу на Уимблдоне». Гвардиола – о заключительном туре АПЛ



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Стартовал финальный этап всероссийского футбольного турнира «Будущее зависит от тебя»



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России