Песков: Мәгълүмат тикшерү өчен хәрби комиссариатка чакырулар бирү – гадәти практика
Мәгълүматларны чагыштыру өчен гражданнарга хәрби комиссариатларга повесткалар бирү – гадәти практика, дип белдерде Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков. Ул билгеләп үткәнчә, бу эш даими алып барыла.
«Әлбәттә, барлык мәгълүматларныны төгәлләштерергә, яңартырга кирәк – һәм бу кысаларда даими эш алып барыла. Барлык детальләр буенча турыдан-туры хәрби комиссариатларга, Саклану министрлыгына аңлатма сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк», – дип яза «РИА Новости» Кремль вәкиле сүзләрен.
Песков шулай ук хәбәр иткәнчә, мобилизациянең икенче дулкыны башлануга кагылышлы бернинди фикер алышулар алып барылмый.
Моңа кадәр Воронеж өлкәсе хакимияте төбәктә хәрби бурычлы гражданнарга хәрби комиссариатлар повесткалар тапшыра башлавын хәбәр иткән иде, әмма бу чараларның бердәнбер максаты – хәрби исәп мәгълүматларын актуальләштерү, диелде. Бүген Пенза өлкәсе хакимият вәкилләре дә шундый ук белдерү ясады, анда да планлы хәрби җыеннар үткәрү ниятләнә.