Мәскәүнең «DAYAN» ансамбле Бөтенроссия фестивале лауреаты булды
11 мартта Түбән Новгородта Мәскәү Татар мәдәнияте үзәгенең «DAYAN» ансамбле «Нижгар ярминкәсе эзләреннән» дип аталган Россия халыклары Бөтенроссия фольклор-этнографик фестивалендә I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Бу хакта Мәскәү шәһәре Татар милли-мәдәни автономиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Проектны Н.А.Добролюбов исемендәге Түбән Новгород дәүләт лингвистика университеты Яшьләр эшләре федераль агентлыгы ярдәмендә DKRT мәдәни киңлеге базасында гамәлгә ашыра, диелә хәбәрдә.