Татарстанның Балалар республика клиник хастаханәсе Россия рекордлар китабына керде
Татарстанның Балалар республика клиник хастаханәсе 2018 елда узган операция белән Россия рекордлар китабына керде. Бу хакта «Татар-информ»га клиниканың матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Ул вакытта клиникада ике айлык баланың кулбашы артериясендә уникаль операция үткәргәннәр – артериядә тумыштан килгән аневризма бетерелгән.
Хастаханәдә билгеләп үтүләренчә, ул вакытта дөнья әдәбиятында балаларда мондый операцияләрнең 14 очрагы гына тасвирланган, шул ук вакытта минималь яшь алты ай булган.
«Татар-информ»га Республика клиник хастаханәсендә рекордка үзләре гариза бирүләрен әйттеләр, һәм 5 елдан соң уникаль очрак турындагы язма рекордлар китабына кертелгән.
Кыздагы аневризма кан йөрешен бозган, ул үскән саен кулның шеше арта барган һәм аның хәрәкәтчәнлеге кимегән, кыз балага кулбашы һәм кул чугы атрофиясе янаган. Балага протез белән йөрергә туры килгән булыр иде.
ДРКБ хирурглары командасы кызны операциягә алган, аневризманы бетергән, артериянең җитмәгән өлешен гипс лонгет белән тулыландырган. Микроскоп белән 24 тапкыр зурайтып кан тамырларының очлары бик җентекләп тегелгән. Хәзер кыз үзен яхшы хис итә.