Татарстан Дәүләт Советы депутатлары «Водоканал» объектларын тикшерәчәк
Бүген ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктураны үстерү комитетының күчмә утырышында катнашучылар су белән тәэмин итү һәм юынтык сулар өлкәсендә коммуналь инфраструктураны яңарту программасын гамәлгә ашыру хакында фикер алышачак. Киңәшмә башланыр алдыннан депутатлар «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе объектларында булачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Су белән тәэмин итү һәм юынтык сулар өлкәсе торак-коммуналь хуҗалыгының мөһим өлеше санала, аның торышы күп яктан халыкның яшәү сыйфатын билгели. Республикада барлыгы 2,4 мең үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системасы файдаланыла, аларның проект куәте тәүлегенә 3 миллион кубометр тәшкил итә. Суүткәрү челтәрләренең озынлыгы 18,5 мең чакрымга җитә, шуның 5,9 мең чакрымы (ягъни 32 процентка якыны) тузган һәм алыштыруны таләп итә», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.
Инвестиция программаларын гамәлгә ашыру торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләренә эшнең нәтиҗәлелеген арттырырга, челтәрләрдә аварияләрне киметергә мөмкинлек бирә. Казанның «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе масштаблы инвестиция программаларын гамәлгә ашыра. 2021 елда «Экология» илкүләм проектының «Иделне сәламәтләндерү» проекты кысаларында иң зур объектны гамәлгә ашыру башланды. Проектны 2024 елда тәмамлау күздә тотыла.
Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән 2019 елдан гамәлгә ашырыла.