«Игелекле Казан» Сеченов урамында кайнар төшке ашлар тарата башлады
«Игелекле Казан» фонды Сеченов урамында мохтаҗларга кайнар төшке аш өләшә башлады. Волонтерлар «Игелекле Казан» карамагындагыларны, әтисе яки әнисе булмаган күп балалы гаиләләрне һәм инвалид балаларны тәрбияләүче гаиләләрне тукландыруны оештыралар. Шулай ук төшке ашларны үзләре йөри алмаган өлкән яшьтәге казанлыларга да алып баралар. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кайнар төшке ашлар сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә 13:00 дән 14:00 гә кадәр таратыла. Фудтрак Сеченов урамы, 5 адресы буенча «Игелекле Казан» коворкингы янында урнашкан.
Шулай ук авыр тормыш хәленә эләккән шәһәрлеләргә азык-төлек һәм көнкүреш химиясе таратыла. Якын арада аларга юридик ярдәм дә күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы матбугат хезмәте.
Өстәмә мәгълүматны +7(843)558-74-18 кайнар линия телефоны аша белергә мөмкин. «Игелекле фудтрак» проекты Президент грантлары фондының махсус конкурсы акчасына гамәлгә ашырыла.