Михаил Мишустин ана капиталын чын инфляция буенча индексацияләүне гарантияләде
Россия Премьер-министры Михаил Мишустин ана капиталын көтелгән инфляция буенча түгел, ә чын (факттагы) инфляция буенча индексацияләүгә гарантия бирде. «РИА Новости» шулай дип яза.
«Туктаусыз санкцияләр басымы шартларында без ана капиталын индексацияләдек, хәзер аны 11,9 процентка арттырабыз, бу, чынлыкта, инфляция факты буенча, ә элеккечә кебек, көтелгән инфляция буенча түгел. Ничек кенә булмасын, без бу мәгънәдә шундый индексацияне гарантиялибез», – диде ул «Гадел Россия – Дөреслек өчен» фракциясе белән очрашуда.
Мишустин шулай ук социаль пособиеләргә кагылышлы башкарылган эшләрне искәртте.