Миңнеханов һәм Гайнетдин Татарстанда ислам гыйлемен үстерү хакында фикер алышты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Яклар милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту өлкәсендә хезмәттәшлек, шулай ук ислам гыйлемен үстерү һ.б. актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышты.
Казанга сәфәре кысаларында Равил Гайнетдин Болгар ислам академиясенең Казандагы вәкиллегендә булырга һәм Уку йортының гамәлгә куючылар советы утырышында катнашырга ниятли.