Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә «МАЕМ» клубының беренче очрашуы булды
Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә «МАЕМ» клубының беренче очрашуы булды. «МАЕМ» клубы балаларга үз тамырларын яхшы белү, алар белән кызыксыну, белемнәрне баету мөмкинлеге бирү, киләчәктә уңышлы тормыш алып бару өчен таяныч итү максатыннан гамәлгә куелган.
Беренче очрашу форматы яңа буын тарафыннан мәгълүматны кабул итүнең соңгы тенденцияләрен исәпкә алып төзелде. Кунаклар 2 сәгатьтә татар тарихы һәм мәдәнияте турында кызыклы мәгълүмат белде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мәскәү Җәмигъ мәчете имамы Ислам хәзрәт Зарипов дин нигезләре турында сөйләде. Шулай ук балалар тәлинкәгә гарәп хәрефләре белән үз исемнәрен язу буенча мастер-класста катнашты, шул ук вакытта татарларның элек гарәп алфавитын куллануларын да белде, интерактив кысаларында татар тамырлары булган иң популяр сүзләрне искә төшерде, аш-су традицияләре темасын кузгатты һәм милли ризыклардан авыз итте. Ә иң мөһиме, рәхәтләнеп, үзара аралаштылар.
Өлкәннәр чәй табыны янында аны пешерү ысуллары турында кызыклы фактлар белде һәм тәмле чәйдән авыз итте.