Казанда бер ай эчендә сатылган фатирларның саны 1,5 мәртәбә кимегән
Февраль аенда Казанның йортлар төзүче оешмалары фатир сатып уртача дүрт миллиард сум акча эшләгән. 472 фатир гына сатылган. Торак базарында профицит күзәтелә: хәзер Казанда сатылмаган 27,4 мең яңа фатир бар, тагын 37,9 меңе проектлаштырылган диелә.