Иртәгә Татарстанда яңгыр явачак һәм +9 градуска кадәр җылытачак
Иртәгә, 17 мартта, чираттагы атмосфера фронты Татарстанда һава шартларының үзгәрүенә китерәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә антициклон йогынтысында явым-төшем ихтималы аз. Көндез төбәкнең көнбатышында һәм Казанда яңгыр явачак.
Көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Юлларда урыны белән бозлавык саклана, дип искәртә синоптиклар.
Төнлә һава температурасы -2..+3 градус (Татарстан башкаласында 0..+2 градус) тәшкил итәчәк. Көндезге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы +4..+9 градуска (Казанда +5..+7 градус) кадәр күтәреләчәк.
«Татар-информ» агентлыгы Татарстандагы өч елгада боз кузгалуы хакында элегрәк хәбәр иткән иде. Республикада берничә тәбәнәк күпер су астында калган.