Башкортстан Милли симфоник оркестры гастрольләр белән Татарстанга килә
7-11 апрельдә Башкортстан Милли симфоник оркестры Татарстанда гастроль туры белән чыгыш ясаячак. Музыкантлар Казан, Чаллы һәм Түбән Кама тамашачысына дөнья классикасы шедеврларын, Башкортстан һәм Татарстан милли композитор мәктәпләре вәкилләренең әсәрләрен тәкъдим итәчәк. ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
Хәкимҗанов билгеләп үткәнчә, 2023 елда Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә җәмәгатьчелек Сергей Рахманиновның тууына 150 ел тулуны билгеләп үтә. Шунлыктан кайбер концертлар бөек рус композиторының истәлегенә багышлап оештырылачак. Әйтик, 10 апрельдә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы сәхнәсендә Башкортстан Дәүләт оркестры Сергей Рахманиновның симфоник поэмалары һәм Австрия композиторы Антон Брукнерның шедеврларыннан торган программа тәкъдим итәчәк.
«Программа бик бай булырга охшаган һәм аның үзенчәлеге – Татарстан һәм Башкортстан Композиторлар берлекләре хезмәттәшлегендә төзелүендә», - диде Башкортстан мәдәният министрының беренче урынбасары Наталья Лапшина.
Дөньякүләм шедеврлардан тыш, гастроль туры кысаларында Башкортстан һәм Татарстан халыкларының милли мотивлары да яңгыраячак. Әйтик, 11 апрельдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә казанлылар һәм шәһәр кунаклары Башкортстан һәм Татарстан милли композитор мәктәпләренә нигез салучыларның гына түгел, ә бүгенге көн авторларының да әсәрләрен ишетә алачак. Алар арасында Хөсәен Әхмәтов, Илһам Байтирәк, Ильяс Камал, Лидия Ризванова һ.б. композиторлар бар.
Концертлар Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының «Бөтенроссия филармония сезоннары» программасы кысаларында уза. Башкортстан Милли симфоник оркестрына Башкортстанның атказанган артисты Дмитрий Крюков дирижерлык итәчәк.