Төркиядә 4,7 магнитудалы җир тетрәү теркәлгән
Төркиядә тагын җир тетрәгән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы төрек сейсмологларына сылтама белән хәбәр итә.
Җир тетрәү Истанбулдан көнчыгышка таба 250 чакрым ераклыкта урнашкан Болу шәһәрендә булган. 4,7 магнитудалы җир асты селкенүләре пәнҗешәмбе көнне, 16 мартта, Мәскәү вакыты белән 13.55 сәгатьтә теркәлгән. Җир тетрәү үзәге Болу шәһәре янындагы Кызылагыл бистәсендә 10 чакрымга якын тирәнлектә урнашкан.
Кандилли обсерваториясе мәгълүматлары буенча, зыян күрүчеләр турында әлегә хәбәрләр юк.
6 февральдә Кахраманмараш провинциясендә 7,8 магнитудалы көчле җир тетрәү булды. Соңрак белгечләр өч дистә афтершокны теркәде, ә көн уртасында тагын 7,7 магнитудалы җир тетрәү кабатланды. Табигый бәла-каза нәтиҗәсендә 48 мең кешенең гомере өзелде. Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган билгеләп үткәнчә, бу 1939 елдан соң иң көчле җир тетрәү булган.