Баулы районы авылында махсус хәрби операциядә катнашучыларга бәрәңге җыйдылар
Баулы шәһәрендә һәм район җирлекләрендә яшәүче халык кулыннан килгәнчә, бүгенге көндә махсус операциядә катнашучы солдатларга гуманитар ярдәм җыюда үз өлешләрен кертә. Шушы көннәрдә Татар Томбарлысы авылы халкы чираттагы ярдәмен әзерләде. Бу хакта «Баулы-информ» хәбәр итә.
«Бу юлы без гуманитар ярдәм итү максатыннан яшелчә, бигрәк тә бәрәңге китерүләрен сорадык. Шулай ук солдатлар соравы буенча, мендәр, одеал һәм матраслар алып җибәрергә әзерләдек. Мөмкинлекләре булганнар бәрәңгене үзләре дә китерде, үзебез машина белән барып та алдык», – диде Татар Томбарлысы авыл җирлеге сәркатибе Айгөл Миназова