Алабугада Нәүрүз бәйрәменең программасы билгеле
19 мартта Алабугада көнчыгыш халыкларының яраткан бәйрәме — Нәүрүзне билгеләп үтелә. Бәйрәм чарасы шәһәр Мәдәният сараеның Мәрмәр залында сәгать 11дә башлана. Бу турыда «Алабуга нуры» хәбәр итә.
Оештыручылар бай программа вәгъдә итә: милли уеннар, концерт, тәм-том, осталык дәресләре. Керү ирекле.