Әфганстан Татарстанда җитештерелгән хәләл продукциянең төп импортеры булырга әзер
Казанда XI Бөтенроссия татар авылы эшкуарлары җыены узды, анда Татарстан делегациясе дә актив катнашты.
«Безнең делегациягә Әфганстан, Иран һәм Пакистанда эшләүче компанияләрнең мәнфәгатьләрен тәкъдим итүче җиде эшкуар керде. Компанияләр ел саен 5 миллиард долларга җыенда тәкъдим ителгән хәләл продукция сатып ала. Бу – авыл хуҗалыгы, нефть продуктлары һәм файдалы казылмалар табу өлкәсе», - диде «Татар-информ» агентлыгы журналистына Әфганстан делегациясе башлыгы Мөхәммәд Йосыф Шинвари.
Аның сүзләренчә, җыен кысаларында делегация Россия эшкуарлары белән очрашулар үткәргән. Аерым алганда, Әфганстан территориясе аша Иран һәм Пакистанга продукция китерергә тәкъдим ителгән, чөнки бу бүгенге көндә иң уңайлы һәм кыска маршрут.
«Әфганстан хәләл продукция сатып алу буенча Татарстанның өлкән туганы булырга әзер. Иран һәм Пакистанга экспортны исәпкә алып, бу елына 5 миллион доллардан артып китә. Исемлеккә бодай, он, үсемлек мае, ит, ярымфабрикатлар, колбаса, кондитер продукциясе һ.б. азык-төлек кергән. Татарстан Россиядә җитештерелгән хәләл продукцияне Үзәк Азиягә чыгару буенча логистика үзәге була ала. Без җыен вакытында шундый тәкъдим керттек һәм җавап көтәбез, чөнки безгә нәтиҗә кирәк», - дип искәртте Мөхәммәд Йосыф Шинвари.
XI Бөтенроссия татар авылы эшкуарлары җыены Бөтендөнья татар конгрессы инициативасы белән 13-15 мартта Казанда узды. Пленар утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
«Без Әфганстан, Иран һәм Пакистан базарының өчтән берен биләгән компания вәкилләрен алып килдек. Алар Россия төбәкләрендәге күп кенә эшкуарлар белән сөйләшүләр үткәрде. Бизнес буенча иң активлар – Оренбург, Төмән һәм Новосибирск. Татарстан вәкилләренә – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә – әлеге мәйданчыкларда тагын да активрак эшләргә кирәк. Чөнки бу экспортер табу өчен реаль мөмкинлек», - диде Россия мөселманнары Хәйрия патриотик фондының Казан бүлеге (аның вәкиллеге Кабулда эшли) генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин.