Полицейскийның битенә газ сиптергән Казан кешесе суд каршына басачак
Казанда 43 яшьлек ир-атка карата кузгатылган җинаять эше судка тапшырылды, ул хакимият вәкиленә карата көч куллануда гаепләнә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Тикшерүчеләр фаразлаганча, 2023 елның 11 гыйнварында әлеге ир-ат кәеф-сафа корып утырган һәм шуннан соң әнисен кыйнап ташлаган. Хатын-кыз полиция чакырткан. Чакыру буенча килгән тәртип сакчылары подъездда җәнҗал куптаручыга юлыккан. Тегесе, алардан качмакчы булып, бер полицейскийның битенә баллоннан газ сиптергән.
Җинаять эше Киров район судына тапшырылган.