Яшел Үзән районында татар миллионеры исемендәге мәчетне төзү эшләре башлана
Иртәгә Яшел Үзән районының «Ханская Усадьба» коттеджлар бистәсендә (Олы Ключи авылы) Әхмәт бай Хөсәенов исемендәге яңа мәчеткә нигез салу тантанасы була. Бистәдә мәчет кенә түгел, ә тулы бер комплекс төзү күздә тотыла, ул уку бүлмәләрен дә үз эченә алачак, дип яза «Миллиард Татар» порталы.
«Әлеге проект Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Яшел Үзән районы хакимияте хәер-фатихасы белән гамәлгә ашырыла. Чынлыкта, безнең иң зур хыялыбыз һәм максатыбыз – коръәнхафизлар тәрбияләнә торган махсус урын булды», - дип белдерде Яшел Үзән районы имамы Алмаз Мәхмүтов.
Мәчет танылган татар мөселман меценаты Әхмәт бай Хөсәенов исемен йөртәчәк. «Әхмәт бай тумышы белән – Оренбургтан, ул Казанда 20 мәчет торгызуда катнашкан. Без мәчеткә аның исемен бирергә булдык. Чөнки әлеге Аллаһ йорты аңа иң яхшы һәйкәл булачак. Бу да кешеләргә меценатлыкта катнашу өчен бер этәргеч булыр дип өметләнәбез», - диде имам.
Хәзерге вакытта мәчетнең эскиз проекты әзер инде, аны сафка бастыру 26 миллион сумга төшәчәк.