Уфадагы «Әр-Рәхим» мәчете манараларының берсеннән гөмбәз авып төшүнең сәбәбе билгеле
13 март көнне Уфа шәһәрендәге «Әр-Рәхим» җәмигъ мәчете манараларының берсеннән көчле җил вакытында гөмбәз авып төште. Ул төшкән вакытта төзелеш корылмаларына зыян килгән. Төзелеш эшләре вакытлыча туктатылган, шуңа күрә берәү дә зыян күрмәгән. «Башинформ» шул турыда хәбәр итте.
«Белгечләрнең беренчел тикшерүе вакытында манараның гөмбәзе ике өлешкә сынуы ачыкланды. Гөмбәзнең манарага беркетелгән өлеше шунда калган. Сынган урын аның тар өлешендә. Беренчел мәгълүматлар буенча, гөмбәз инженер исәпләүләре хатасы аркасында җимерелгән. Экспертиза нәтиҗәләре буенча сәбәпләре ачыкланачак һәм мәчетнең башка гөмбәз системаларын ныгыту буенча чаралар күреләчәк», – дип язган социаль челтәрләрдә Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Айнур Биргалин.