Татарстанда җәйге лагерьга эләгү өчен гаризаны кайда тапшырырга кирәген сөйләделәр
Татарстанда җәй һәм каникул чорында балаларны ялга кабул итә торган 1,5 мең оешма рәсми рәвештә теркәлгән. Баланы җәйге лагерьга урнаштыру өчен нәрсә эшләргә икәнен «Җәй» республика үзәге директоры Илдар Дәүләтчин бүген туры эфирда сөйләде.
«Татарстанда шәһәр читендә 139 һәм палаткалы 49 лагерь бар, бу - ил буенча иң зур күрсәткеч. Һәр оешманың социаль челтәрләрдә сәхифәләре һәм сайтлары бар, алардан җәйге ял турында мәгълүмат табарга мөмкин», – дип аңлатты Дәүләтчин.
«Җәйге лагерьга ничек гариза бирергә? Район бүлегенә яки Яшьләр эшләре комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Без яшүсмерләргә кызыклы булачак кирәкле программаларны сайлап алырга тырышачакбыз», – дип белдерде белгеч.
Спикер шулай ук балалар лагерының «зур тәрбия, педагогик потенциал» булуына игътибар юнәлтте. Бала гадәти форматтан чыга. Баланы тәрбияләүдә һәм шәхесен формалаштыруда әйдаманнар мөһим роль уйный ала. Алар балалар белән аралашырга әзер булган энергияле яшьләр, дип билгеләп үтте Дәүләтчин.