Рөстәм Миңнеханов Татарстан үсешенә керткән өлеше өчен Путинның рәхмәтенә лаек булды
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның рәхмәте белдерелде. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республикасы Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Республика җитәкчесенә Татарстанның «социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше» һәм «торак төзелеше өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен» рәхмәт белдерелде.
Рөстәм Миңнехановка Владимир Путинның Рәхмәтен бүген Самарада РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында Тулы вәкаләтле вәкил Игорь Комаров тапшырды.