Песков: Си Цзиньпин сәфәре вакытында Путин белән ике тапкыр очрашачак
Россия Президенты Владимир Путинның Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин белән рәсми сөйләшүе 21 мартта узачак. Әмма алар аннан алда икәү генә очрашу уздырырга планлаштыра, дип белдерде Россия лидерының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков.
«РФ Президенты белән Кытай Халык Республикасы Рәисенең аралашуы 20 мартта көннең икенче яртысында башланачак. Ул рәсми булмаган төшке аш булачак. Һәм инде, 21 март сөйләшүләр көне булачак», – дип яза «РИА Новости» Кремль вәкиле сүзләрен.
Песков Си Цзиньпинның булачак визиты турында җентекләп сөйләмәгән, РФ Президентының халыкара эшләр буенча ярдәмчесе Юрий Ушаковның бу темага аерым брифинг багышларга ниятләвен генә билгеләп үткән.
Кремльнең матбугат хезмәте Кытай башлыгының эш сәфәре берничә көн дәвам итәчәген һәм 22 мартта тәмамланачагын хәбәр иткән иде.